Татарстанда үзара салым кертү буенча референдумнар үтәчәк

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 19 ноябрендә Татарстанның 43 районының 852 авыл hәм 20 шәhәр җирлегендә үзара салым кертү буенча референдумнар узачак. 
Исегезгә төшерәбез, бу программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2013 елдан бирле чынга ашырыла һәм халык арасында гражданлык активлыгын күтәрү, урыннарда яшәү шартлары сыйфатын яхшыртуга җәлеп итү чараларының берсе булып тора. 
Шушы вакыт эчендә җирлекләрне үстерүгә халыктан кергән һәр 1 сумга 4 сум республика субсидиясен дә исәпкә алып, 2,8 миллиард сумнан артык акча кертелгән. Бу акчаларга җирлекләренең төп проблемалары хәл ителә.
Агымдагы елның августында Кировта Россия Президенты карамагындагы Җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның җирле референдумнар үткәрү һәм үзара салым җыюны оештыру тәҗрибәсен хуплады һәм аны башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International