Казан мэры Гомумроссия муниципаль берәмлекләре Конгрессының Хөрмәт билгесенә лаек булды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” рәисе Минсәгыйть Шакиров Казан мэры Илсур Метшинга Гомумроссия муниципаль берәмлекләре Конгрессының "РФ да җирле идарәне үстерүгә керткән өлеше өчен" исемле Хөрмәт билгесен тапшырды.
Тантана Казан ратушасында Идел буе шәhәрләре ассоциациясе әгъзаларының отчет-сайлау җыелышы барышында узды. Биредә Идел буе федераль округында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле урынбасары  Алексей Сурков та катнашты.
Әлеге җыелышта Идел буе шәhәрләре  ассоциациясенең 2014-2017 елларда башкарган зшләренә йомгак ясалды, оешманың җитәкче органнарына сайлаулар булып үтте. Ассоциациянең рәисе итеп кабаттан Илсур Метшин сайланды. Бу оешманы ул 2014 елның 17 октябреннән бирле җитәкли инде.
Шулай ук чара кысаларында Түбән Кама шәhәрен ассоциациягә яңа әгъза кабул иттеләр. Шулай итеп, Идел буе шәhәрләре ассоциациясе 26 шәһәрне берләштерә башлады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International