Хыяллар чынга ашты

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстанда президент программасын тормышка ашыру ниятеннән авыл җирлеге башкарма комитетлары биналарын төзеп җиткерү тәмамланып килә. Шушы араларда Чирмешән районының Лашман авылында да авыл җирлеге яңа бинага күчте.
Шушы административ бинаны тантаналы ачуда ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров,Чирмешән районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин,район авыл җирлекләре башлыклары,төзүчеләр hәм авыл халкы катнашты.
Авыл бәйрәме тантанасын ачып,муниципаль район башлыгы мәйданга җыелганнарны тантаналы вакыйга белән котлады,төзүчеләр хезмәтенә зур бәя бирде.Ни дисәң дә Лашман авылы уртасында авыл кешеләре өчен бик кирәкле бина калыкты бит.
Авылдашларының шатлыгын уртаклашып,муниципаль җәмәгатьчелек башлыгы республика программаларының безнең авылларның, поселокларның йөзен-битен үзгәртүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Яңа корылма урынын кайчандыр колхоз кәнсәләре биләп тора  иде, дип ассызыклады Минсәгыйть Шакиров. Шуның бер бүлмәсен авыл “мэриясе”алып торды. Ахырдан җирле хакимият авыл читенә күчеп,15 ел балалар бакчасы белән бер түбәдә астында булды. Бу,әлбәттә, авыл халкы өчен җайсызлыклар китерде. 
“Бер бөртек кәгазь өчен авыл кешеләре яңгырда,карда авылның бер башыннан икенче башына йөрергә мәҗбүр иде. Бүген без бу хәлне төзәтәбез. Хакимиятне үзенең законлы урынына - авыл үзәгенә кайтарабыз. Авыл җирлеге башкарма комитеты халыкка гомер буе тугрыклы хезмәт итсен”, - диде ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе 
Чыгыгышын төгәәләп Минсәгыйть Шакиров авыл җирлегенә ярдәм кылучыларны рәхмәт сүзләре белән искә алырга чакырды,  якташларына зур уңышлар,бәхет теләде. Ахырдан ул Лашман җирлеге башлыгы Рәфгат Фәттәховка, ”Строитель” төзү оешмасы мастеры Рөстәм Хафизовка муниципаллар Советының рәхмәт хатларын тапшырды.
Яңа бинаны сафка бастыру тантанасына җыелган халык, тантана тасмасын кискәч, бина эченә гөрләшеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International