Кичә, 19 сентябрьдщ, Балык Бистәсе районы Котлы Букәш авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы сафка басты. Символик ал тасманы кисү тантанасында “Татарстан Републикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров, Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлеев hәм Котлы Букәш авыл җирлеге башлыгы Гәбдрәшит Нәҗипов катнаштылар.